Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 ноябрь 2021, 12:23

Борынга сиптерә торган вакцина буламы?

   Борынга сиптерелә торган вакцина кайчан әзер булыр? Аның коронавирустан 100 процентка саклый алу сәләте булырмы?

Борынга сиптерә торган вакцина буламы?
Борынга сиптерә торган вакцина буламы?

Борынга сиптерелә торган вакцина кайчан әзер булыр? Аның коронавирустан 100 процентка саклый алу сәләте булырмы?

   Андый вакцина бар һәм ул “Спутник V” нигезендә эшләнгән. Бүгенге көндә препаратның бу яңа төре сынаулар үтә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә аны куллану якынча 6-8 айдан мөмкин булачак дип исәпләнә. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург фаразлавынча, “Спутник V”  белән вакцинацияләнү, аннан борынга сиптерә торган препарат белән ревакцинацияләнү, мөгаен, КОВИД-19 ның авыр формада узуыннан гына түгел, ә коронавирус белән авырудан бөтенләй саклавы мөмкин. “Кеше гумораль (эчке) генә түгел, ә организмга үтеп керү юлларын саклау иммунитетына да ия булачак”,- ди ул.

   Борынга сиптерелүче вакцина, гадәтиләре белән чагыштырганда, организмга йомшаграк тәэсир итә.  Аны да, башкалары кебек үк, ярты елга бер тапкыр кулланырга кирәк булачак.

Фото: www.rbc.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: