

Бүген, 26 ноябрьдә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ашыгыч киңәшмә үткәрә.
Сәбәбе: Көньяк Африкада коронавирусның яңа штаммы ачыкланган. Киңәшмәдә дөнья экспертлары аның никадәр хәвефле булуын, аны ковидны дәвалау өчен препаратлар һәм вакцина белән җиңеп булырмы икәнлеге турында фикер алышачак. Әлегә яңа штаммның исеме юк, ул B.1.1.529 дип билгеләнә. Очрашуда аңа грек исеме бирелер дип күзаллана.
B.1.1.529 штаммының таралуы хакында британия галимнәре кисәтте. Якынча фаразлар буенча, бу мутация вирусның калган вариантларына караганда хәвефлерәк. Бүген әлеге штаммны йоктыруның 10 очрагы теркәлгән. Алар Ботсвана, Көньяк Африка республикасы һәм Гонконгта ачыкланган.
Яңа штамм барлыкка килү – ул вирусның коллектив иммунитетны урап узарга омтылуы, дип исәпли табиб-иммунолог Владислав Жемчугов. Ә генетик Франсуа Баллу әйтүенчә, яңа штамм антитәнчекләргә дә бик бирешеп бармаска мөмкин.
Бу штамм безгә кадәр килеп җитмәсә ярар иде...