Коронавирус
26 ноябрь 2021, 04:43

Ковид һәм грипптан прививкаларны берьюлы ясатырга ярыймы?

Ике куянның койрыгын берьюлы тотып булырмы?

glas.ruglas.ru
glas.ru

Русия Президенты Владимир Путин коронавирус инфекиясенә каршы “Спутник Лайт” препараты белән ревакцинация ясатты.

Соңыннан ул Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры урынбасары Денис Логунов белән очрашты. Сөйләшү вакытында ил җитәкчесе ковид белән бергә грипптан да прививка ясатырга мөмкинме дип кызыксынды.

“Гадәттә, вакциналарны берьюлы ясаганда ике төрле юл бар: капма-каршы геннар көндәшлеге аркасында алар бер-берсенең нәтиҗәлелеген я киметә, я, киресенчә, көчәйтә. Без бу уңайдан махсус тикшерү үткәрдек һәм шул ачыкланды: ковид белән гриппка каршы прививкалар бер-берсен көчәйтә. Шуңа аларны куллануда чикләүләр юк.

Әмма хәвефсезлек күзлегеннән араларында ике атна вакыт үтү хәерле. Чөнки вакцинадан соң ялкынсыну реакцияләре булса, алар нәкъ ике атна эчендә бетә.

Шунысын төгәл әйтергә була: бер вакцина икенчесенә зыян салмый”.

***

Башкортстанга 78600 данә “Спутник Лайт” вакцинасы кайткан. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан әйтүләренчә, ул ковидтан моңа кадәр прививка ясаткан яки чирләп терелүчеләргә эшләнә.  

Әле республикада халыкның 53 проценты коронавирустан тулысынча вакцина ясаткан.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас