

Якутия дәваханәләренә авыруларны COVID-19дан дәвалар өчен болан мүге (ягель) һәм каен кайрысыннан ясалган биопрепаратның зур партиясен кайтара башлаганнар. Бу хакта Русия Фәннәр академиясе Якутия фәнни үзәгенең (Себер бүлекчәсе) фән һәм үсеш программалары буенча генераль директор урынбасары Татьяна Салова сөйли.
Ул шуны да өсти: зур җитештерү процесслары җайга салынгач, дару Якутскида ирекле сатуга чыгарылачак. Шулай ул препарат башка төбәкләрдә дә сатылырга мөмкин дип белдерде.
10 ноябрьдә “Бетукладин” биологик актив өстәмә Роспотребнадзор сертификациясе алды. Тикшеренүчеләр үзләре бу препаратны COVID-19дан соң барлыкка килгән өзлегүләр белән көрәштә нәтиҗәле чара дип белдерә. Яңа өстәмәнең составына каен кайрысыннан алына торган бетулин һәм лишайниклы β-олигосахаридлар керә. Бу β-олигосахаридлар организмнан токсиннарны чыгара, коагуляциягә (кан куеруга) каршы һәм иммунитетны ныгыта торган үзлекләргә ия.
Соңрак Вируслы инфекцияләрне дәвалау һәм профилактикалау фәнни-тикшеренү үзәге директоры Георгий Викулов “Бетукладин”га массакүләм базарга чыгар алдыннан барлык тиешле процедураларны үтәргә кирәк булачак, дип белдерде. Әгәр препарат биологик актив өстәмә икән, димәк ул теркәлүнең гадиләштерелгән схемасына ия, һәм ул үзенең нәтиҗәлелеген төрле тикшеренүләрдә дәлилләргә тиеш.
Чыганак: lenta.ru