

Коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бүгенге көндә 103 023 кеше тәшкил итә. 672 яңа очрак теркәлгән. Хастаханәләрдә 574 кеше ята, шуларның 371е – 60 яшьтән өлкәнләр.
Авыр хәлдә 100 кеше, 5е – ясалма тын алдыру аппаратында. Бер тәүлек эчендә 33 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
Прививка ясату планы – 2 484 667 кеше. (Башкортстанда олылар саны 3 105 836 кеше тәшкил итә).
Әлеге вакытта 1 934 888 кеше беренче компонентны ясаткан(халыкның 77,9%), 1 667 185 кеше икесен дә ясаткан.(67,1%).
Соңгы тәүлектә республикада 30 488 кеше прививка ясаткан.
Фото: ufa.bezformata.com