

Үпкәләре 80 процент зарарланып, КОВИД кичергән 60 яшьлек шәфкать туташы сәламәтләнгән һәм прививка эшләткән.
43 ел буена Стәрлебаш үзәк дәваханәсенең процедура кабинетында шәфкать туташы булып эшләгән Дания Рычкаль, вирусларның уртасында эшләргә туры килү сәбәпле, КОВИД-19 белән чирләүдән качып кала алмый. Үткән март аенда ул, бик каты чирләп, чак кына коронавирустан вафат булган коллегалары исемлегенә эләкми кала.
“Бәхетемнән, мин Стәрлетамак инфекцияләр госпиталенә эләктем, табиблар үпкәләрнең 80 процентка кадәр зарарлануын әйтте. Ул чакта никадәр авыр булуын сөйлисе дә түгел, 3 көн комада ятканмын”,- ди бу хакта Дания ханым үзе.
Үзенең терелеп аякка басуын ул могҗиза итеп кабул итә һәм монда үзен дәвалаган табибларның да, үзе дәвалаган пациентларның да өлеше барлыгы хакында әйтә. “43 ел буена кешеләргә күрсәткән игелегем миңа авыр чирдән терелү булып кайтты. Алар минем хәлемне белешеп, минем өчен догалар кылып торулары хакында язып-әйтеп торды”,- ди ул.
Авыр чир эзсез үтмәгән, әлбәттә. Дания Рычкаль әйтүенчә, ул бүген дә дарулар кабул итә, ләкин барыбер дә яраткан эшенә чыгарга ашкынган.
-Терелеп, ярты ел үтүгә үк мин “СпутникV” вакцинасы ясаттым. Чөнки прививка – коронавирусның авыр нәтиҗәләреннән котылып калуның бердәнбер юлы”,- ди ул.
Фото: Башинформ.