Коронавирус
23 ноябрь 2021, 15:02

Ковидка каршы көрәш

"Спутник Лайт" турында килгән сорауларга республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы җавап бирә.

Ковидка каршы көрәшКовидка каршы көрәш
Ковидка каршы көрәш

"Спутник Лайт" турында килгән сорауларга республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы җавап бирә.

Ревакцинациягә килергә телим, әмма "Спутник Лайт" вакцинасы юк! Кайчан булачак?", "Минем кулда участок терапевтыннан "Спутник Лайт" вакцинасы белән прививкага юллама. Ә поликлиникада, ул юк, дип раслыйлар...", "Мәләвездә инде бер ай "Спутник Лайт" вакцинасы юк. Ревакцинация ясап булмый!" - дип язган ЦУР системасына кешеләр. Ведомство мәгълүматлары буенча, 22 ноябрьдә төбәккә 78 600 доза "Спутник Лайт" вакцинасы кайтарылган. Ул вакциналау пунктларына бүленәчәк. Уфаның прививка пунктларында нинди вакцинаның булуын Telegram-ботта @BashVacсBot дип язып карый аласыз. Биредә вакциналауның уңайлы пунктына эләгү өчен шәһәр-районны һәм теләгән вакцинаны сайларга була.

Ике компонентлы "Спутник V" вакцинасыннан аермалы буларак, "Спутник Лайт" белән прививка ясаганда бер укол җитә икән. Әлеге вакцина 18дән 60 яшькә кадәр кешеләр өчен тәгаенләнгән. Алар элек прививка ясаткан яки коронавирус белән авырган булсалар да, әлеге прививканы эшләтергә мөмкин.

Табиблар вакциналау - коронавирустан саклануның иң ышанычлы юлы, дип билгели. COVID-19 буенча вәзгыять республикага идарә итү үзәге системаларында иң популяр тема булып кала. Узган атнада гына “Инцидент-менеджмент” һәм кире элемтә платформасы аша бу темага халыкның 2539 мөрәҗәгате каралган.

Ковидка каршы көрәш
Ковидка каршы көрәш
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас