Коронавирус
23 ноябрь 2021, 08:19

Казанга иярәбезме?

Уфада да автобустан төшереп калдырулары ихтимал...

sobaka.rusobaka.ru
sobaka.ru

Билгеле булуынча, Казанда кичәдән башлап җәмәгать транспортында QR-код белән генә йөреп була.

Мондый таләпнең безнең республикага да килеп җитүе ихтимал дип язган идек. Озак көттермәде, шикелле . Уфа мэры Сергей Греков бүген башкала хакимиятендә үткән киңәшмәдә җәмәгать транспортына бары QR-код белән генә йөрүне әлегә кертмибез, әмма “выборочно” тикшерергә кирәк булачак, дип белдерде.

“Күрше төбәкләрдә хәлнең ничек икәнлеген күреп торабыз – анда җәмәгать транспортында QR-код белән генә йөреп була. Безнең республикада мондый карар кабул ителмәгән. Шуңа карамастан, кайсыбер урыннарда тикшерүләр үткәрергә кирәк. Шул исәптән җәмәгать транспортында да”, – диде башкала хакимияте җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, коронавирус белән көрәш буенча эпидемиологик чараларның үтәлешен бүген 180гә якын бригада тикшерә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас