Коронавирус
23 ноябрь 2021, 11:09

Исемен дә әйтәсе килми...

37 якташыбыз вафат, 8 пациент аппаратта, 77 кеше авыр хәлдә...

Исемен дә әйтәсе килми...Исемен дә әйтәсе килми...
Исемен дә әйтәсе килми...

37 якташыбыз вафат, 8 пациент аппаратта, 77 кеше авыр хәлдә...

 

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 101 677гә җитте. Тәүлек эчендә янә 673 кешедә инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 545 кеше коронавирустан дәвалана, аларның 361е – 60+.

 77 кеше авыр хәлдә, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 276 кеше амбулатор дәвалана.  Алар арасында 5 602 пациент 60 яшьне үткән. Бер тәүлектә 672 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 90540.

Тәүлек эчендә янә 37 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 3 316га җитте, аларның 2 945е 60 яшьне узган булган. 145 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 107 кеше аннан савыккан.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836)
Башкортстанга Covid-19дан 2 454 788 доза вакцина кайтарылган.

 1нче компонент белән 1 903 967 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 76,6 проценты). 1 634 096 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 65,8 проценты).

Бер тәүлектә 30 691кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән – 13 028, 2нче компонент белән – 17 633 кеше).
60 яшьтән өлкән 890 387 кешенең 483 478е 1нче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 409 892 өлкән кеше алган.

Исемен дә әйтәсе килми...
Исемен дә әйтәсе килми...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас