Коронавирус
22 ноябрь 2021, 12:42

Соңгы тәүлектә 675 якташыбызда яман вирус теркәлде

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 101 004 кә җитте.

Соңгы тәүлектә 675 якташыбызда яман вирус теркәлдеСоңгы тәүлектә 675 якташыбызда яман вирус теркәлде
Соңгы тәүлектә 675 якташыбызда яман вирус теркәлде

Бүген республика дәваханәләрендә 637 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 414 пациент 60 яшьтән өлкән..Шуларның 108 е авыр хәлдә, 11 кеше ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган.

7 220 кеше амбулатор дәвалана. Алар арасында 5 614 пациент 60 яшьне үткән. Соңгы тәүлектә 666 кеше коронавирустан савыккан. Барлык савыгучылар саны – 89 868.

Тәүлек эчендә янә 30 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 3 279га җитте, 127 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 127 кеше савыккан.
Башкортстанга Covid-19дан 2 365 388 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 890 939 кеше (76,1 процент), икенчесе белән 1 616 433 кеше (тиешлеләрнең 65,1 проценты) вакциналанган.

Бер тәүлектә 11 056 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 4 770, 2нче компонент белән - 6 286 кеше).

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас