

Бүгеннән башлап ут күршебез Татарстанның башкаласында җәмәгать транспорында бары QR-код белән генә йөреп була.
Бу хакта алдан күпме сөйләсәләр дә, кешеләрнең кайсыберләре аңа әзер түгел иде. Шуңа бүген иртән Казанда QR-коды булмаган 500ләгән кешене метро, автобус һәм трамвайлардан төшереп калдырганнар, дип хәбәр итә “Татмедиа”.
Кайсыбер пассажирлар яңа таләпләр белән килешергә теләмәгән, тавыш-гауга чыгаручылар да булган.
Аның каравы таксистлар шатланган. Җәмәгать транспорында QR-код системасы кертелү белән такси хаклары кискен арткан.
Коронавирустан вакцина ясатырга өлгермәгәннәр шәхси машинада тиешле урынга барып җитү өчен социаль челтәрләрдә төркемнәргә берләшә башлаганнар.
Башкортстанда әлегә җәмәгать транспортында маска гына таләп итәләр. Әмма чир йоктыручылар күп булса, мондый таләпләрнең безгә дә килеп җитүе ихтимал. Шуңа вирустан саклану чараларын вакытында күрү хәерле.