

Аңа кадәр Япония галимнәре COVID-19ның дельта-штаммы бик күп төзәтмәләр кичерде, кимчелеклегә әверелде, үрчү сәләтен югалтты һәм үзен-үзе ашый башлады дигән фаразларын белдергән булганнар. Шул сәбәпле Япониядә йогышлылык дәрәҗәсе кискен кими кими башлаган.
Альштейн исә, коронавирусның дельта-штаммының үз-үзен бетерү ихтмаллыгы бик түбән, әмма япон галимнәренең теориясендә рациональлек бар дип саный. "Кеше организмына күп тапкырлар эләккәндә вирус мутацияләр кичерә һәм алар аның йогышлылык мөмкинлекләрен киметергә сәләтле", -ди исәпли вирусолог.
Галим аңлатуынча, мутацияләр артык күбәеп киткәндә, аның йогышлылыгы кими башлый. Бу дельта белән генә түгел, вирусның башка штаммнары белән дә шулай булуы мөмкин, "әмма бу алдан фаразлап бетереп булмый торган нәрсә", ди ул. Альштейн япон галимнәренә ышануын белдерде, чөнки ди ул, Япониядә вирусология һәм молекуляр генетика бик нык үсешкән.
Альштейн Русиядә COVID-19 буенча чирләүнең иң югары ноктасы үтте, әмма шулай булуга карамастан, авыру югары дәрәҗәдә калачак. Илдә вакцинация нәтиҗәләре яхшырганга кадәр чирләү дәрәҗәсе югары булып калачак, ди галим. Аның фикеренчә, эш көннәренең бер атнага кыскартылып торуы коронавирус пандемиясенә зур булмаган йогынты ясаган, ә менә Мәскәүдә авыру дәрәҗәсе сизелерлек кимегән.
Бу зәхмәт вирус чынлап та шулай үзен-үзе ашаса, никадәр шатлыклы хәл булыр иде! Ә бит күпме чәчәк кебек гомерләрне өзә ул...