

Республикада коронавирус йоктыручылар саны 99652 кешегә җитте. Соңгы тәүлектә тагын 679 кешегә ковид диагнозы куелды. Бу – рәсми саннар гына.
Бүген 657 кеше дәваханәләрдә ята. Аларның 427се – 60 яшьтән өлкәннәр. Стационарларда дәваланучыларның 118е – авыр хәлдә.
Чирне чагыштырмача җиңел үткәрүче 7251 кеше өйләрендә дәвалана, аларның 5674е – өлкәннәр .
Әлеге чир сәбәпле үлүчеләр саны да көн саен арта бара. Соңгы тәүлектә бу исемлек тагын 31 кешегә тулыланды... Шулай итеп, республикада коронавирус аркасында үлүчеләр саны 3220гә җитте. Аларның 2855е 60 яшьнең аръягына чыккан булган.
Шул ук вакытта көн саен дирлек 100дән артык кешегә пневмония диагнозы куела.
Әлеге мәкерле чирне җиңүнең бердәнбер юлы – вакцинация, диләр табиблар. Башкортстанда 2484667 кешегә прививка ясау бурычы куелган. Әлеге көнгә республикага ковидтан 2365388 данә вакцина кайтарылган.
1879868 кеше вакцинаның беренче компонентын ясаткан (бу – планның 75 проценты). Ә 1601908 кеше ике компонентны да эшләткән (64,5 процент).