Коронавирус
19 ноябрь 2021, 07:04

Локдаунга караганда QR-кодлар кертү яхшырак

Коронавирус әле булса тынмый.

cheboksari.bezformata.comcheboksari.bezformata.com
Фото:cheboksari.bezformata.com

Башкортстан медиклары QR-кодларны мәҗбүри куллану хакындагы закон проектына комментарийлар бирде.  Исегезгә төшерәбез, Русия хөкүмәте, әлеге закон проектын әзерләп, Дәүләт думасына тәкъдим итте.

Аны кабул иткән очракта, илдәге барлык массакүләм чаралар, мәдәният учреждениеләре, гомум туклану нокталары һәм кибетләргә бары тик привика ясату хакындгы QR-кодлар (яисә ковид белән чирләүне, я   вакцинациядән медотвод булуын  раслаган документ)  күрсәтеп кенә кереп булачак. 1 февральгә кадәр кире нәтиҗәле ПЦР-тест күрсәтеп була.

Чикләүләр балалар һәм үсмерләргә; аптекаларга, азык-төлек кибетләренә йөрүгә кагылмаячак. COVID-19га каршы вакцинация ясату хакындагы сертификат самолет яисә поездга билет алганда да кирәгәчәк. Мисал өчен, халыкара һәм шәһәрара рейсларда прививка ясату хакындагы QR-кодларны (яисә ковид белән чирләүне, я вакцинациядән медотвод булуын  раслаган документны) мәҗбүри итү планлаштырыла. Закон 2022 елның 1 июненә кадәр гамәлдә булыр дип күзаллана.

QR-код – коронавирус белән көрәштә профилактика чараларының логика буенча  дәвам итүе, дигән фикердә СПИД һәм йогышлы авырулар үзәгенең баш табибы Рафаэль Яппаров.

“ Вакцина ясатучылар һәм ковид кичерүчеләр өчен QR-кодларны кертү һәмнәкъ әле  куллануны логика буенча дөрес дип уйлыйм. Беренчедән, бу коронавирус таралуын чикләргә һәм вирусның кешедән кешегә күчү чылбырын өзәргә мөмкинлек бирәчәк.

Икенчедән,  бу чикләүләр халыкның вакцинация дәрәҗәсе югары ноктага җитмичә кертелми торды. Ә бу икътисадка зыян ясамаска мөмкинлек бирәчәк. QR-кодлар  пациентларның сүзләренә ышанучы медикларга да кирәк”.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас