+28 °С
Болытлы


Табиблар могҗиза кылган!
Чувашстан табиблары 3 айлык баланы әҗәл тырнагыннан йолып калган. Сабыйның үпкәләре коронавирус сәбәпле, 100 процент зыянлаган булган. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нарасый дәваханәгә октябрь ахырында, бик авыр хәлдә эләккән булган. Реаниматологлар өч атна аның гомере өчен көрәшкәннәр. Ир бала көн саен югары агымлы кислород белән тәэмин ителеп тора. Табибларга аның хәлен нормаль дәрәҗәгә җиткерү насыйп булган.