

Әлшәй, Чишмә, Чакмагыш һәм Уфа районнары коронавирус инфекциясеннән вакцина ясату буенча планны 100% үтәгән. Кушнаренко районында тиешле күрсәткечтән 99,6%ка ирешкәннәр.
Исегезгә төшерәбез, коллектив иммунитетка ирешер өчен РФ Хөкүмәте карары белән расланган күрсәткеч – 80% урта яшьтәге халыкка прививка ясату.
Бүгенге көндә республикада яңа коронавирус инфекциясенә каршы 1 866 367 кеше прививка ясаткан. Бу урта яшьтәге халыкның гомум саныннан 60,1% тәшкил итә (планнан 75,1%) . Икенче компонентны 1 584 079 кеше алган (планнан 63,8%).
Ә менә Октябрьский, Сибай, Межгорье шәһәрләре, Бөре, Белорет, Бөрҗән районнары – антилидерлар. Вирус йоктыручанлык дәрәҗәсе югары кала бирә.