Коронавирус
18 ноябрь 2021, 09:20

Ковид белән чирләп терелдегезме?

Тирәнтен диспансеризация үтә аласыз.

Ковид белән чирләп терелдегезме?Ковид белән чирләп терелдегезме?
Ковид белән чирләп терелдегезме?

Башкортстанда COVID-19 белән чирләп терелүчеләр тирәнтен диспансеризация үтә ала. Ул ике этапта үткәрелә һәм үз эченә төрле төр тикшеренүләрне ала. Республикада беренче этапны 20 161 кеше үтте, икенче этапны - 1 742 кеше.

   Тирәнтен диспансеризация беркетелү урыны буенча медицина учреждениеләрендә үткәрелә. Дәваханәгә, поликлиникага шәхси килеп яки телефон аша язылырга мөмкин.

  Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр унынчы  авырып терелгән кеше төрле симптомнардан,  COVID күчергәннән соң, 12 атнадан соң да җәфа чигүен дәвам итә. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында тромбоз куркынычы чирләүчеләрнең өчтән берендә кала, дип хәбәр иттеләр. Хәтта авыру җиңел һәм симптомсыз үтсә дә, соңрак организмда төрле тайпылышларга китерергә мөмкин.

  Безнең киңәш: тайтылышлар  килеп чыгуын көтәргә ярамый, тирәнтен диспансерлаштыруга язылырга кирәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас