+20 °С
Болытлы


Коронавирус инфекциясе чигенер дә, барыбыз да элеккечә яши башларбыз дигән хыяллар һәркем күңелендә яшидер. Тик чир бирешергә ашыкмый шул әле...
Бүгенге көнгә кадәр 97615 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән авырган. Яңа чирләгәннәре – 678 кеше.
Әле стационарларда 766 кеше дәвалана, шуларның 465е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. 118 кеше – авыр хәлдә, 12 кеше – ИВЛда.
Амбулатор дәвалануда 7183 кеше, шуларның 5742се – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. 677 кеше терелеп, дәваханәләрдән чыккан.