

БСТ телеканалында эшләүче гражданнарның билгеле бер категорияләре өчен мәҗбүри вакцинация темасына фикер алышачаклар.
18 ноябрьдән Башкортстанда кайсыбер тармаклар җитәкчеләренә прививка эшләтмәгән хезмәткәрләрне эштән читләштереп торырга туры киләчәк. Ә бүгенге катлаулы чорда пандемияне туктатуның бердәнбер юлы – вакцина эшләтү. Бүген дөньяда инде коронавирусның дүртенче дулкыны колач җәя, шул сәбәпле, авыручылар саны да артканнан-арта.
Эш урынында прививкасыз хезмәткәрләрнең булуы эш бирүчегә ниләр белән яный? Эштән читләштерелгән кешеләрнең хезмәт хакы сакланырмы? Әлеге һ.б. сорауларга җавапны БСТ телеканалының социаль челтәрләрендәге брифингта ишетә алырсыз. Брифинг 18 ноябрьдә 11:15 сәгатьтә башлана.
Фото: telesputnik.ru