Коронавирус
15 Ноября 2021, 08:36

Чир артка чигенә

Республикада барлыгы 85 195 кеше коронавирустан савыккан.

Чир артка чигенәЧир артка чигенә
Чир артка чигенә

Әле республика дәваханәләрендә 778 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 479 пациент 60 яшьне узган.

89 кешенең хәле авыр, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Соңгы тәүлектә 681 кеше коронавирус йоктырган. Барлыгы – 96 257. 7 211 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 951 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 668 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 85 195.

Тәүлек эчендә тагын 29 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Республикада бу инфекциядән вафат булучылар саны 3 073 кешегә җитте, аларның 2 714-се 60 яшьне узган булган.

137 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 159 кеше пневмониядән савыккан.

Республикада план буенча Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкән халык саны — 3 105 836).

Барлыгы республикага Covid-19дан 2 287 558 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 812 165 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 72,9 проценты). 1 513 967 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (60,9 проценты).

 Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 465 305-е 1нче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 377 787 кеше алган.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, башка илләрдә"Спутник V "вакцинасын ешрак сайлыйлар. Молдавиянең элеккеге президенты Игорь Додон коронавирстан Русия вакцинасын эшләткән. Ни өчен ул дип уйлыйсызмы? Вконтакте төркемендәге видеодан карагыз. https://vk.com/ometufa?w=wall-35371039_41414

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас