

Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенең 4нче бүлеге мөдире, табиб-пульмонолог Светлана Железнова гади пневмония коронавирустан нәрсә белән аерылып торуын сөйләгән. Коронавирус пандемиясе шартларында беренче планга вируслы пневмония чыкты. Светлана Железнова билгеләп үтүенчә, аермаларны бик азлар аңлый. Пневмония – үпкә тукымасының йогышлы авыруы, коронавирус исә хәйләкәррәк, ди ул. Сулыш юлларына эләккәч, вирус турыдан - туры үпкә тукымасына эләкми, иммун системасының җавабын тудыра. Иммун системасы безне якларга тиеш, тик чынлыкта, кире күренеш була. Вирус организмның адекват булмаган реакциясен тудыра. Организм бөтен рәттән, шул исәптән сәламәт органнарны да җимерә башлый. Үпкәләрнең зарарлануыннан хәзер олы пациентлары гына зыян күрми. Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә ясалма сулыш алдыру аппаратында яткан иң яшь пациентка нибары 21 яшь, ди табиб. Ахырда Светлана Железнова пневмонияне мөстәкыйль дәваламаска чакырды. Мондый авыру булганда белгеч ярдәме кирәк.
Чыганак: tatpressa.ru