+20 °С
Облачно


Вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн коронавирус белән Яңа 2022 елга да аяк басачакбыз, ди. Киләсе елда коронавирус бездән беркая да китмәячәк. Әмма табиб ул безгә мәңгелеккә килмәде, без гомер буе пандемиядә яшәмәячәкбез, ди. 2022 елда кешелекнең зур өлешенә вакцина ясасалар, пандемия сүнәчәк, дигән фикердә ул. Чир вакыт-вакыт кабынып алачак, һәм ул процесс озакка сузылачак, прививканы даими эшләтеп торырга туры киләчәк, ди ул.
Чыганак: tatpressa.ru