Коронавирус
13 ноябрь 2021, 11:09

Вирускка каршы күмәк көч белән

Вакциналану буенча саннар…

Вирускка каршы күмәк көч беләнВирускка каршы күмәк көч белән
Вирускка каршы күмәк көч белән

Вакциналану буенча саннар…

Башкортстанда 18 яшьтән зур булган кешеләр саны – 3 105 836. Коронавируска каршы вакциналану планы буенча республикада 2 484 667 кеше вакцина кадатырга тиеш. Бүгенге көнгә безгә 2 287 508 доза  вакцина кайтарылган.

Бүгенгә, ягъни, 13 ноябрьгә I компонентын 1 802 157 (вакцина кадатырга тиеш гомум күләмнән 72,5 %)кеше кадаткан. 1 501 542 кеше тулысынча вакциналанган (60,4%)

 Соңгы тәүлектә 43 464 кеше вакциналанган (1нче компонентын - 23 636, 2нче компонентын 19 828 кеше кадаткан).

- Бүгенге көнгә без пландагы 80% халыкның 60% тан артыграгын вакциналадык.

Уртача алганда, көн саен ун меңләп кеше вакцина кадата. Бу яхшы күрсәткечләр, әмма кйчле иммун катлам барлыкка килсен өчен ел ахырына 80 процентка ирешү максатында көн саен 15 мең һәм аннан күбрәк кеше вакцина кадатырга тиеш, - диде БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. – Мин республикада яшәүче һәр кеше вакцина кадатуга кагылышлы уңай карашка килер дип ышанам.

60 яшьтән өлкән кешеләргә вакцина кадату өчен махсус прививка пунктлары республиканың күп районнарында ачылган. Анда кешеләрне алып килү, илтеп кую чаралары да күрелә.

60 яшьтән өлкәнрәкләр - 890 387 кеше. Аларның  453 103-е 1 компонентны кадаткан (вакцина кадату каралганнардан 50,9 %), 2 компонентны 374 802 кеше кадаткан (42,1 %).

 

 

Вирускка каршы күмәк көч белән
Вирускка каршы күмәк көч белән
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас