

Кайсы югары уку йортында укучыларга?
Көньяк-Урал дәүләт университеты студентларына COVID-19 каршы вакцина кадаткан өчен өчәр мең сум акча түли башладылар, дип хәбәр итә Znak.com вузның матбугат үзәгенә сылтанып.
Көндезге бүлектә укучы вакцина кадаткан студентлар матди ярдәмгә ия була. Акчалар бюджетта һәм түләүле бүлектә укучыларга да бирелә.
Бу бакалавриатта, магистратурада, аспирантура һәм белгечлек баскычларында белем алучы студентларга да кагыла.
Акча аларга вакцина кадатып, «Госуслуги» сайтында QR-кодны теркәгәннән соң бирелә.