

Вирусолог Русиянең пандемиядән кайчан котыласын әйтте.
Русия, мөгаен, пандемияне киләсе 2022 елда җиңәр, алай да вирус үзе беркая да китеп олакмаячак. Медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн “РИА Новости”га шулай дип белдергән.
Белгеч әйтүенчә, моңа без күпчелек халыкның вакциналануы нәтиҗәсендә ирешәчәкбез.
«Пандемия безнең белән гомер буена булмаячак, мин оптимистик карашта, киләсе елда кешелек дөньясында күпләрне вакциналап булыр һәм ул тончыгыр дип ышанам. Әмма вирус беркая да китми, ул үз эшен эшләп торачак, һәм бу хәл озакка барачак, шулай булгач, безгш вакциналанырга туры киләчәк», – дип белдерде Альтштейн.
Фото: u-f.ru