Коронавирус
13 ноябрь 2021, 17:41

Бүген дә югалтулар...

Вирус  чигенми.

Бүген дә югалтулар...Бүген дә югалтулар...
Бүген дә югалтулар...

Вирус  чигенми.

 

 Әле республика дәваханәләрендә 818 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 504 пациент 60 яшьне узган.

123 кешенең хәле авыр, 9 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Соңгы тәүлектә 681 кеше коронавирус йоктырган. Барлыгы – 94 902. 7 224 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 998 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә - 672  якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 83 849.

Тәүлек эчендә тагын 36 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Республикада бу инфекциядән вафат булучылар саны 3 011 кешегә җитте, аларның 2 657-се 60 яшьне узган булган.

121 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 191 кеше пневмониядән савыккан.

Республикада план буенча Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкән халык саны — 3 105 836).

Барлыгы республикага Covid-19дан 2 287 558 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 802 157 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 72,5 проценты). 1 501 542 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (60,4 проценты).

 Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 453 103-е 1нче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 374 802 кеше алган.

Фото: gbou5.minobr63.ru

 

Бүген дә югалтулар...
Бүген дә югалтулар...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас