Коронавирус
12 ноябрь 2021, 12:56

Көн саен борчылулы хәбәрләр

100 кеше авыр хәлдә, 8 пациент аппаратта, 34 якташыбыз вафат...

Көн саен борчылулы хәбәрләрКөн саен борчылулы хәбәрләр
Көн саен борчылулы хәбәрләр

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 94 221гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 677 кешедә инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 801 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 500 пациент 60 яшьне узган.
100 кешенең хәле авыр, 8 якташыбыз үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 268 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 991 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 675 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлык савыгучылар саны — 83 177.

Тәүлек эчендә тагын 34 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Республикада бу инфекциядән вафат булучылар саны 2 975кә җитте. Аларның 2 622се 60 яшьне узган диләр. 133 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 145 кеше әлеге авырудан савыккан.

Республикага Covid-19дан барлыгы 2 287 558 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 778 521 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 72,1проценты). 1 481 714 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (59,8 проценты).

Бер тәүлектә 20 995 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 2 685, 2нче компонент белән - 18 310 кеше).

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас