

Республикада вакцинация темпларын көчәйтүгә юнәлтелгән чаралар кабул ителде.
"Аларның төп логикасы шунда - күпчелек учреждениеләргә прививка ясатуны раслаган сертификатсыз кереп булмый. Барлык чикләү чараларының асылы шунда. Бу мәдәният, спорт учреждениеләренә, гомум туклану нокталарына һәм тормышыбызның башка күп өлкәләренә кагыла", - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы бүген генә гамәлгә кертелгән чикләү чаралары хакында да сөйләп үтте. 10 ноябрьдән алып мәйданы 1000 квадрат метрдан арткан сәүдә заллары, кибетләр һәм башка сату объектлары биналарына бары тик COVID-19га каршы вакцинация үтүне раслаган сертификат яисә 6 ай эчендә коронавирус кичерүне дәлилләгән белешмә (я булмаса прививкадан медотвод бирелү турындагы белешмә һәм кире нәтиҗәле ПЦР-тест) булганда гына кереп булачак. Радий Хәбиров шулай ук 27 октябрьдән кире нәтиҗәле ПЦР-тест хакындагы белешмәләр үз көчен югалтты, дип белдерде.
Төбәк җитәкчесенең "Россия-24" каналына биргән интервьюсын тулырак сылтама аша укый аласыз.