Коронавирус
10 ноябрь 2021, 11:55

Күмертауда сәүдә үзәкләре ябылырга мөмкин

Кагыйдәләрне үтәмәскә уйлыйлар...

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Күмертау сәүдә үзәкләренә коронавирус чикләүләрен бозганнары өчен ябылу хәвефе яный. Бу хакта Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Фәнис Кәримо белдерде. 

Әле Күмертауда актив рәвештә кибетләрне, сәүдә һәм сервис үзәкләрен тикшерәләр. Октябрьдән башланган рейдлар нәтиҗәсе буларак 30лап административ материаллар төзелгән.

“Кичә коронавируска каршы ичкләү чаралары үтәлешен тикшерү буенча янә рейдлар узды. Тикшерүчеләр “Инвест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм “Күмертау” сәүдә үзәгендә кагыйдәләр бозу очрагын ачыклаган. Беренче очракта объектка килүчеләрнең бинага кергәндә температураларын үлчәмәгәннәр һәм медицина документының бармы-юкмы икәнлеген тикшермәгәннәр. Роспотребнадзор бу җәмгыятькә протокол төзегән. Җаваплылар штраф түләргә мөмкиннәр, ә объектның  ябылуы бар. Бу хактагы карарны суд шушы көннәрдә кабул итәчәк, – ди Фәнис Кәримов. – Күмертау сәүдә үзәгендә термометрия оештырылган, әмма контроль үзәккә кергән бер урыннарның  берсендә генә  тәэмин ителгән. Тикшерүчеләр хәтта үзләре дә сәүдә үзәгенә белешмә тәкъдим итмичә керә алган. Бу хәлгә Роспотребнадзор күрсәтмә чыгарган. Җитәкчелек кыска срокларда кагыйдәләрне бозу очракларын юк итәргә тиеш”.

Рейдларның төп максаты – коронавирус кабынуына юл куймау. Таләп ителгән чикләү чаралары үтәлмәгән очракта гаеплеләр үз җәзасын алачак, диләр Роспотребнадзор идарәсендә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас