Коронавирус
8 Ноября 2021, 08:45

Сертификат та яңара...

8 ноябрьдән илдә вакцинация турында яңа сертификатлар кертелә.

Сертификат та яңара...Сертификат та яңара...
Сертификат та яңара...

   8 ноябрьдән илдә вакцинация турында яңа сертификатлар кертелә.

   Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан вакцинация турындагы сертификатның яңа формасын раслады. Коронавируска каршы эшләнгән прививка яки үткәрелгән чир хакындагы яңа сертификатны гражданнар 8 ноябрьдән ала башлаячак.

   Яңа сертификат автомат рәвештә электрон форматта рус һәм инглиз телләрендә эшләнәчәк.  Ул вакцинация үтеп 3 көн үткәч тә әзер булачак. Элекке форматтагы сертификатлар 2022 елның 1 мартына кадәр үзгәртелергә тиеш.

   Яңа сертификатта вакцина ясаткан яки чир үткәргән кешенең тулы исеме, аның туган көне, җенесе, адресы, страховой номеры, медицина страховкалавы полисы һәм документ эшләнгән көн күрсәтеләчәк.

   Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас