

Башкортстанда 10 ноябрьдән гомум мәйданы 1000 кв.м.дан артыграк булган гипаермаркет һәм башка сәүдә биналарына бары тик КОВИД-19га каршы прививка ясатканлык турындагы сертификат, соңгы 6 ай эчендә коронавирус кичерү турындагы белешмә яки прививка ясату ярамау турындагы белешмәне ПЦР-тест белән берлектә күрсәтеп кенә керергә мөмкин булачак.
Төбәктә коронавирус таралуына юл куймау буенча оператив штабның утырышында нәкъ менә шундый карарга киленде. Утырышны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.
Гипермаркетларга вакцина ясатмаучыларны үткәрмәү тәкъдиме белән республика шәһәрләре башлыклары чыгыш ясады. Алар әйтүенчә, мондый сәүдә биналары аша көн саен меңнәрчә кеше үтә. Шул ук вакытта анда сатып алучылардан, сәүдә үзәкләрендә таләп ителгән кебек, тиешле документлар таләп ителми.
Радий Хәбиров бу тәкъдимне хуплады һәм указга үзгәрешләр турындагы төзәтмәләрне кертергә кушты.