

Бүген Башкортстан дәваханәләрендә 851 кеше коронавирустан дәвалана, 60 яшьтән өлкәннәр - 530 пациент, шуларның 81е авыр хәлдә, 9ы – ИВЛга тоташтырылган.
Амбулатор дәвалануда - 7315 кеше. 60 яшьтән өлкәннәр – 6198 пациент.
Бер тәүлектә 658 кеше савыгып чыккан. Барлык савыгучылар саны – 79 863 кеше. Тәүлек эчендә коронавирустан 13 якташыбызның гомере өзелгән. Барлыгы вафат булучылар саны 282гә җитте.
Пневмония белән авыручылар саны - 187.
Гомумән алганда, Башкортстанга Covid-19дан 2 миллион 282 мең 558 доза вакцина кайтарылган.
1нче компонент белән вакциналанучылар - 1 733 249 кеше булса, вакциналануны тулысынча тәмамлаучылар 1 399 711 кеше.