

Интернетта Автомобиль транспорты хезмәткәрләре республика профсоюз оешмасының Уфа һәм Стәрлетамак мэриясенә җәмәгать транспортында гражданнарны QR-кодлары булган очракта гына йөртү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүе турында күп языла.
Бу уңайдан Уфа шәһәре хакимияте әлеге иҗтимагый оешмадан муниципалитет адресына мондый мөрәҗәгатьнең чыннан да килүен исбатлады. Әлеге тәкъдим якын арада коронавирус таралуга юл куймау буенча республика һәм шәһәр штабларында ныклап тикшереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм көннәрендә Уфа җәмәгать транспортларында санитар-эпидемиологик чараларның үтәлешен контрольдә тоту көчәйтелде. 5 һәм 6 ноябрьдә генә дә 14 төп тукталышта 2 меңнән артык транспорт чарасы тикшерелде. Пассажирларның 90 проценты кертелгән чикләүләргә җаваплы карый һәм битлек кия. Пассажирлар белән ковидка каршы таләпләрне үтәү кирәклеге турында 400дән артык әңгәмә үткәрелде. Мондый чаралар дәвам итә.