Коронавирус
6 ноябрь 2021, 07:21

Сәламәтлекекләрен кайгыртучыларга матди бүләк

Русия хөкүмәте вакцинацияләнгәннәр арасында акчалата призлар уйнатуны 2021 ел ахырына кадәр озайтты.

Сәламәтлекекләрен кайгыртучыларга матди бүләкСәламәтлекекләрен кайгыртучыларга матди бүләк
Сәламәтлекекләрен кайгыртучыларга матди бүләк

Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан гражданнарны стимуллаштыру программасы ел ахырына кадәр озайтылачак, дип хәбәр итә Русия хөкүмәтенең матбугат хезмәте. 100 мең сумга кадәр бүләк җиңүчеләре саны ике мең кешегә артачак.

Вакцинацияләнгән гражданнар арасында акчалата бүләкләр алу 1 сентябрьдә башланды һәм кагыйдәләр буенча 1 декабрьдә тәмамланырга тиеш иде. Хәзер ул 31 декабрьгә кадәр озайтылды.

Лотерея “Гознак” акционерлык җәмгыяте тарафыннан булдырылды. Чара  вакцинацияләнүчеләрнең бердәм реестр мәгълүматлары нигезендә үткәрелә.

Бүләк турында мәгълүмат алу өчен “Дәүләт хезмәтләре” нең порталында расланган счетыгыз булуы таләп. Җиңүче үзенең "Мир" банк картасы номерын “Дәүләт хезмәте” порталындагы шәхси счетында күрсәтергә тиеш,  Банк реквизитлары раслангач, акча автоматик рәвештә җиңүче счетына күчәчәк. Бүләк түләүләре алты ай эчендә башкарылачак.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас