

Бүген, 3 ноябрьдә, Уфа шәһәренең Рубежная ур., 174 адресы буенча урнашкан «МЕГА» сәүдә үзәгендә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация мобиль пункты эшли башлады.
Вакцинация пунктының эш вакыты һәр көнне 14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр (бәйрәм көннәре дә кертелгән). Вакцинация пунктында кирәкле җиһазлар урнаштырылган, медицина хезмәткәрләренә вакцинация турында мәгълүматларны Республика мәгълүмати аналитик системасына һәм COVID-19 вакциналаштырылган федераль регистрга кертү өчен Интернет челтәренә тоташу мөмкинлеге тәэмин ителгән.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, анда эшләүче медицина хезмәткәрләре белән вакцина кадау, вакцинация үткәрүне оештыру, шулай ук ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре һәм башка кирәкле кагыйдәләр буенча инструктаж үткәрелгән.