Коронавирус
3 ноябрь 2021, 10:07

Савыгучылар саны 600гә якын

Чирне җиңәбезме?

Савыгучылар саны 600гә якынСавыгучылар саны 600гә якын
Савыгучылар саны 600гә якын

 Бүгенге көндә республика дәваханәләрендә 941 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 618 пациент 60 яшьне үткән.

70 кешенең хәле авыр, 9 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 7 274 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 132 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 583 кеше савыгып чыккан. Барлык савыгучылар саны — 77 732. Тәүлек эчендә коронавирустан янә 27 якташыбызның гомере өзелде.

Вафат булучылар 2 721гә җитте, аларның 2 1382се 60 яшьне узган өлкәннәр.

199 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 199 кеше пневмониядән савыккан.

Башкортстанга Covid-19дан 2 123 458 доза вакцина кайтарылган.

 

1нче компонент белән 1 697 828 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешлеләрнең 64,6 проценты).

1 358 100 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (вакциналанырга тиешлеләрнең 54,7 проценты).

Бер тәүлектә 21 817 кеше прививка ясаткан.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас