

Пассажирларны йөрткәндә коронавирус чире таралуына юл куймау максатында «Башавтотранс» җәмгыяте санитар чараларны көчәйтте.
«Башавтотранс» филиалының 1 санлы Уфа пассажир автотранспорт предприятиесе директоры Павел Аверьянов әйтүенчә, автобус салоннары көненә 2 тапкыр дезинфекцияләнә.
- Барлык автобуслар гаражга кайткач, 22.00 сәгатьтән төнге 01.00 сәгатькә кадәр һәм төшке вакытта эшкәртелә. Чистарту процедуралары безнең автобусларда көн саен үткәрелә иде, чир ныклап тарала башлагач, чараларны көчәйттек, - дип билгеләп үтте ул.
Көн саен 300 дән артык автобус дезинфекцияләнә. «Башавтотранс» хезмәткәрләре әйтүнчә, кулланылган сыекчаларның барысы да кеше өчен тулысынча зыянсыз. Хезмәткәрләр башта халык тотынып бара торган урыннарны, утыргычларны, тоткаларны, тәрәзәләрне эшкәртәләр, аннан соң салонны дымлы чүпрәк белән сөртеп чыгаралар һәм кузовны юалар.