Коронавирус
3 ноябрь 2021, 05:36

Коронавирустан үзаллы дәваланасыңмы?

Ярамый! Белгечләргә мөрәҗәгать итү кирәк.

moe-kursk.rumoe-kursk.ru
Фото:moe-kursk.ru

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгы җирле халыкны коронавирустан үзаллы дәваланмаска чакыра. Социаль челтәрләрдә имеш тә табиблар хуплаган терапия протоколлары таралган.

Дарулар исемлегендә антибиотиклар, гормональ һәм канны сыегайтучы препаратлар бар. Бу дарулар чыннан да ковидта кулланыла, әмма аларны контрольсез куллану авыр өзлегүләргә китерә.

Максим Забелин интернетта язылган һәр мәгълүматка ышанмаска һәм табиб билгеләмәсе булмаган очракта дарулар кулланмаска өнди. Министр  сүзләренчә, республикада үзаллы дәвалану пациент өчен фаҗига белән тәмамланган очраклар бар. Максим Забелин шулай ук коронавирус инфекциясен антибиотиклар дәваламавын дә искә төшерде, алар бары тик бактериаль инфекция кушылганда билгеләнә, ә бер инфекцияне икенчесеннән табиб кына аера ала.

“Пандемия чорында күпләр вирусолог булып китте, алар 5 һәм 6 дулкынның кайчан тәмамланачагын дә белә, – ди ирония белән сәламәтлек саклау министры. – Мин аңлыйм, күпләр махсуслаштырылган әдәбиятны да күзәтеп бара, безнең ведомство киңәшләренә дә колак сала, әмма мин сезнең барыгызны да классик медицинадан читкә тайпылмаска һәм бары тик сертификацияләре булган табибларга мөрәҗәгать итәргә чакырам”.

Чыганак: ufatime.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас