+20 °С
Болытлы


Оксфорд сүзлеге быел иң төп һәм популяр булган сүзне атаган. Ул – vax исеме. Вакцинация һәм вакцина ясау фигыленең тамыры. Быел бу термин былтыргы елга караганда 72 тапкырга күбрәк кулланылган. “Быелгы елны vax исеменнән дә яхшырак күрсәткән исем юк”, - диләр сүзлекне төзүчеләр. Бу сүздән күп кенә яңа сүзләр пәйда булган. Әйтик, “вакси” – вакцинация вакытында ясаган фото. “Вакцинист” – ковидтан прививка эшләткән кешенең социаль челтәрләрдәге статусы.
Чыганак: tatpressa.ru