

Чикләүләрне бер сайт аша белеп була.
Соңгы тәүлектә коронавирусны Башкортстанда тагын 669 кеше йоктырган. Пандемия башланганнан бирле 87,5 мең авыру йоктыру очрагы теркәлде.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда коронавируска бәйле чикләүләр гамәлдә. Сәүдә үзәкләре, кинотеатрлар, 50 кешедән артык сыйдырышлы җәмәгать туклану урыннары, матурлык салоннары, сауна, фитнес-клубларга, шәһәрара автобусларына һәм “Орлан” шәһәр яны поездына вакцинациналануны раслаган QR-кодсыз үткәрмиләр. Бу авыруны кичерүегез, ПЦР-тестның кире нәтиҗәсе турында белешмә булса да кире бормаячаклар.
QR-кодлар системасын Русиянең күп субъектларында керттеләр. Бу эпидемиологик хәлнең көннән-көн четерекләнә баруына бәйле күрелгән чара булды.
Кайсы очракта нинди кодлар кирәк булуын стопкоронавирус.рф. чикләүләр картасында күреп була. Бу мәгълүматларны төбәкләр белән идарә итү Үзәкләре туплый.
- Әлеге вакытта медиамохиттә QR-кодлар буенча чикләүләр кертелгән мәгълүматны соратучылар күп. Губернаторлар күргән чараларның төбәкләрдә аермалы булуы ихтимал. Һәр кеше шәһәрдә идарә итү органнары тарафыннан нинди вакытка һәм нинди чикләүләр кертелүе турында белеп торсын өчен кирәкле мәгълүматны туплап, стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырдык, – дип аңлатты «Диалог Регионы» җәмгыяте генеральный директорының беренче урынбасары Кирилл Истомин.
Әле республика дәваханәләрендә ковидтан 880 кеше дәвалана, шуларның 584е — өлкәннәр. Аларның 35е авыр хәлдә. Республикада коронавирус белән авыручы 7,3 меңгә якын кеше амбулатор дәвалана. Шуларның 6,1 меңнән артыгы — 60 яшьтән өлкәнрәк пациентлар. Узган тәүлек эчендә 700гә якын кеше сәламәтләнгән.
Узган тәүлек эчендә Башкортстанда COVID-19дан 36 кеше вафат булган. Пандемия башланганнан бирле республикада 2,7 меңгә якын кеше җан тәслим кылган, аларның 60 яшьтән өлкәнрәкләре – 2 357 кеше.
Фото: gtrk-vyatka.ru