Коронавирус
2 ноябрь 2021, 10:48

Уфада ничә трамвай, ничә троллейбус барлыгын беләсезме?

Уфада ничә трамвай, ничә троллейбус барлыгын беләсезме?Уфада ничә трамвай, ничә троллейбус барлыгын беләсезме?
Уфада ничә трамвай, ничә троллейбус барлыгын беләсезме?

 Ә кемнәрдер аларны көн дә дезинфекцияли...

 

Башкаланың җәмәгать транспорты тармагында да коронавируска каршы көрәш алып барыла.Трамвайлар һәм троллейбуслар да дезинфекцияләнә.

БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Уфаның транспорт һәм элемтә Идарәлеге белән берлектә  шәһәр транспортын маршрутка әзерләү эшен җитди күзәтүгә алды.

Уфаның электртранспорты муниципаль идарәлегендә өстәмә санитар эшкәртү эшләре алып барыла – 140 трамвай һәм 164 троллейбусны көн саен махсус сыекча белән эшкәртеп чыгалар.

  • Эш сәгате беткәч тә җәмәгать транспорты микробка һәм вируска

каршы химик чаралар белән тулысынча дезинфекцияләнә, – ди троллейбус депосы җитәкчесе Радик Гыйззәтуллин. – Дезинфекция чаралары иссез һәм пассажирлар өчен зыянсыз. Хезмәткәрләр дә иртән һәм кич тикшерү үтә, температуралары үлчәнә. Битлек режимы катгый үтәлә.

Республикада җәмәгать урыннарын дезинфекцияләү эше дәвам итә.  Муниципаль район һәм шәһәр округларында подъездларны дезинфекциялиләр.

– Бу эш Башкортстан Башлыгының указына һәм Роспотребнадзор киңәшләренә ярашлы беренче ел гына алып барылмый. Моны торак оешмалары көче белән үтибез. Ул БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан бирелде. Исе юк һәм ул югары нәтиҗәлелеккә ия чара, – ди Киров районыныңТорак- коммуналь хуҗалыгы бүлек җитәкчесе Антонина Самойлова.

Керү урыннары, тамбурлар, холлар, коридорлар,  балалар мәйданчыклары, скәмьяләр, чүп савытлары, баскыч мәйданнары, почта әрҗәләренең өске ягы эшкәртелә. Бу эшләр төрле яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен алып барыла.

Уфада ничә трамвай, ничә троллейбус барлыгын беләсезме?
Уфада ничә трамвай, ничә троллейбус барлыгын беләсезме?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас