

Тәртип бозучылар җавапка тарттырыла.
Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы хезмәткәрләре югары әзерлек режимын бозуларны булдырмау буенча чаралар үткәрә.
30 октябрьдән Уфада Башкортстан Башлыгының югары әзерлек режимын кертү турындагы указы нигезләмәләрен үтәү буенча чаралар үткәрелә, шул исәптән 23:00дән 06:00гә кадәр тамаша-күңел ачу чараларын үткәрүне һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүне тыю өлешендә дә.
Әлеге чаралар барышында алты дистәдән артык сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объекты тикшерелде. Шуларның өчесендә закон бозу очраклары ачыкланды. Әлеге тәртип бозу очраклары буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, алар судка тапшырылачак, — дип билгеләп үтте сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Хәзерге вакытта хокук бозулар буенча тикшерү материаллары тикшерелә. Мондый төр хокук бозулар өчен закон буенча штраф һәм учреждениеләр эшчәнлеген туктатып тору санкцияләре каралган.
Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгының 2020 елның 18 мартында кабул ителгән указы нигезендә Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы хезмәткәрләре хакимият һәм хокук саклау органнары вәкилләре белен берлектә көн саен «Югары әзерлек» режимы таләпләре үтәлешен контрольдә тота.