

Кичә төнлә Стәрлетамакның төнге заведениеләре буйлап янә рейдлар оештырылды. Роспотребнадзор, полиция һәм шәһәр хакимияте вәкилләре Башкортстан Башлыгы Указы үтәлешен тикшерде. Исегезгә төшерәбез, югары әзерлек режимы кертү турындагы указ үзгәрешләренә ярашлы, төнге 23.00 сәгатьтән алып иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр массакүләм күңел ачу чараларын үткәрү һәм гомум туклану хезмәтләре күрсәтү тыела.
Рейдта катнашучылар 30дан артык заведениене – кафе, рестораннар, кальянныйлар, сыраханәләрне – тикшереп чыкты. Күпчелек кафе-рестораннар –кисәтүләрсез, һәм хәтта беренче рейдта җитди закон бозу очраклары теркәлгәннәре дә ябык булган. Шул ук вакытта кабул ителгән положениене үтәргә ашыкмаган кафе-рестораннар әле булса бар. Мәсәлән, “BAR CENTRAL” тулы халык булган. Кешеләр ризыклар алып, алкоголь эчемлекләр эчеп, кальян тартып утырган. Үзәк керү урыны бикле булган, тикәшерүчеләр хезмәткәрләр өчен тәгаенләнгән урыннан кергән. Кухня актив эшләгән, кунаклар да, хезмәткәрләр дә таралышырга җыенмаган, күңелле кичнең бу нәкъ уртасы булган. Хезмәткәрләр сүзләре буенча, югары әзерлек режимы хакындагы Указга кертелгән үзгәрешләр хакында алар белә, әмма аларның положениесе шундый. Роспотребнадзор һәм полиция вәкилләре протоколлар төзегән. Аларны судка җибәрәләр. Суд карары буенча куңел ачу ноктасына штраф салынырга мөмкин яисә эшәнлеге туктатылуы бар.
Рейдлар 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.