Коронавирус
1 ноябрь 2021, 07:41

Дөньяда күпме прививка ясалган?

Бүген дөньяда коронавируска каршы 7 миллиардтан артык прививка ясалган.

Дөньяда күпме прививка ясалган?Дөньяда күпме прививка ясалган?
Дөньяда күпме прививка ясалган?

Бу мөһим эшне башкаруда беренче урында Кытай тора. Анда 2,3 млрд. кеше прививка ясаткан. Аннан соң Һиндстан тора - 1,1 млрд. АКШта 0,4 млрд. кеше ясаткан. Тик менә бу миллиардларча кешенең күпмесе вакцинаның тулы курсын ясаткан, бу хакта ачык кына мәгълүмат юк. Чөнки күп илләр ясалган прививкалары саны турында гына хәбәр иткән.
Мальта һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә халыкның 90 проценты вакцина ясаткан. Сингапур, Брунея, Чили, Исландия, Камбоджа, Катар, Испания, Көньяк Корея, Португалия һәм Кубада җирле халыкның 80 проценты вакцина ясаткан. Русиядә исә, оператив штаб мәгълүматларына ярашлы, 51 миллионга якын кеше препаратның ике дозасын да алган. Илебездә коллектив иммунитет дәрәҗәсе 46,8 процент тәшкил итә.
Бүгенге көндә дөньяда коронавирустан уннан артык вакцина бар. Шуларның дүртесе — «Спутник V», «Спутник Лайт», «Ковивак» и «Эпиваккорона» - Русиянеке булса, калганнары - Америка-Германия (Pfizer/BioNTech), Британия-Швеция (AstraZeneca), Кытай (Sinovac и Sinopharm), Һиндстан (Covaxin) һәм шулай ук Америка (Moderna и Johnson & Johnson) компанияләренеке.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас