Коронавирус
30 октябрь 2021, 12:09

Һәйкәл ачылды

Уфаның элекке мэры Өлфәт Мостафинның туган авылы Иске Ихсанда (Чакмагыш районы) мемориал комплекс урнаштырылды. Ул төгәл моннан бер ел элек, 2020 елның 29 октябрендә, коронавирустан вафат булган иде.

Һәйкәл ачылдыҺәйкәл ачылды
Һәйкәл ачылды

Уфаның элекке мэры Өлфәт Мостафинның туган авылы Иске Ихсанда (Чакмагыш районы) мемориал комплекс урнаштырылды. Ул төгәл моннан бер ел элек, 2020 елның 29 октябрендә, коронавирустан вафат булган иде.

   Һәйкәлне ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, төбәк Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров һ.б. катнашты.

   -Ул атналарның авыр вакыйгалары онытылмый. Өлфәт Мансур улы безнең арада булсын өчен барсын да эшләгән табибларга рәхмәт әйтәсе килә. Кызганычка каршы, чын абзый арабыздан китте. Без аны гел истә тотабыз һәм тотарбыз. Аның якты истәлегенә без Өлфәт Мансурович планлаштырган эшләрне тормышка ашырырбыз,- диде Радий Хәбиров.

   Өлфәт Мостафинның туганнары бу көнне зиратка килгән һәм хөрмәт күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерде.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас