Коронавирус
30 октябрь 2021, 08:53

Чикләүләрсез булмый шул әлегә...

   Башкортстан Республикасында эшкуарларны яклау буенча вәкил Флюр Әсәдуллин төбәкнең бизнес вәкилләре белән очрашты.

Чикләүләрсез булмый шул әлегә...Чикләүләрсез булмый шул әлегә...
Чикләүләрсез булмый шул әлегә...

   Башкортстан Республикасында эшкуарларны яклау буенча вәкил Флюр Әсәдуллин төбәкнең бизнес вәкилләре белән очрашты һәм “Башкортстанда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен кертелгшән чикләүләр белән бәйле хәлләр тотрыклана бара”,- дип белдерде.

   Бизнес-омбудсмен әйтүенчә, бүген федераль дәрәҗәдә бизнеска ярдәм күрсәтү ысуллары инде эшләнгән һәм алар якын вакыт эчендә эшли башларга тиеш.

   -Ярдәм алу буенча проблемалар килеп туган очракта, без һәр хәлне кул режимында көйләдек,- ди Әсәдуллин.- Бу юлы республика властьлары, башка төбәкләрдәге кебек, каты локдаун кертмәде, шуның белән эшкуарларга эшләрен дәвам итәргә мөмкинлекләр бирде.

   Ул шулай ук, әгәр проблемалар килеп туса яки хокуклары бозылган очракта, эшкуарларга ярдәм сорап  8-917-400-18-18 телефоны буенча шалтыратырга киңәш бирде.

   Фото: st3.depositphotos.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас