Коронавирус
29 Октября 2021, 07:11

Башкортстан локдауннан баш тарта

Күпчелек оешмалар үз эшен элекке режимда дәвам итәчәк.

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  коронавирус инфекциясе таралу хәвефе уңаеннан югары әзерлек режимы турындагы указга чираттагы үзгәрешләрне кертте.

Документның 29 октябрьдәге соңгы редакциясенә ярашлы,  катнашучылары 30 кешедән артып киткән эшлекле, мәдәни, күңел ачу, спорт чараларын үткәрмәскә я күчерергә киңәш ителә. Тубәк оператив штабы карары нигезендә үткәрелгән чаралар бу очракта искәрмә булып тора.

Русия Президенты указы нигезендә билгеләнгән ял көннәре чорында республиканың мәдәни һәм сәламәтлек саклау  оешмалары үзләренең  планга ярашлы эшләрен дәвам итәчәк.

Төнге 23.00 сәгатьтән алып иртәнге 6.00 сәгатькәчә күңел ачу чаралар үткәрү, җәмәгать туклауны хезмәтләре күрсәтү (дистанцион сәүдәдән тыш) тыела.

Балалар уен бүлмәләре һәм балалар күңел ачу үзәкләре эшчәнлеге тыела. Шул ук вакытта сәүдә үзәкләре, матурлык салоннары, фитнес-үзәкләргә Дәүләт порталыннан алынган вакцинация үтү турындагы сертификатны, яисә 6 ай эчендә коронавирус белән авыруны дәлилләгән белешмәне (аны дәвалаучы табиб яисә баш табиб расларга тиеш) күрсәтеп кереп була. Шуны да өстәргә кирәк, медотвод турындагы белешмә бары тик кире нәтиҗәле ПЦР тест (аның срогы да нибары 3 көн) булганда гына гамәлдә дип исәпләнә. Үзенең шәхесен ачыклар өчен кеше паспорт яисә водитель таныклыгын  йөртергә тиеш.

29 октябрьдән 60 яшьтән өлкәнрәкләр яисә хроник авырулардан интегүчеләр (вакцинация үтү турындагы сертификат яисә 6 ай эчендә коронавирус белән авыруны дәлилләгән белешмәсе булмаса) үзизоляция режимын  үтәргә тиеш.

Коронавирустан вакцинация ясатучы хезмәткәрләрлә өчен тагын бер яңалык бар. Прививкадан соң аларга эш хакын саклау шарты белән ике көн ял бирергә киңәш ителә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас