Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 октябрь 2021, 21:16

Тагын 36 якташыбызны озаттык ...

Коронавирус йоктыручылар саны 83 486га җитте.

Тагын 36 якташыбызны озаттык ...
Тагын 36 якташыбызны озаттык ...

 Әле республика дәваханәләрендә 982 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 621 пациент 60 яшьне үткән. 53 кешенең хәле авыр, 7 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 340 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 103 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 649 кеше савыгып чыккан. Барлык савыгучылар саны — 72 682.

Тәүлек эчендә коронавирустан янә 36 якташыбызның гомере өзелде. Барлыгы вафат булучылар 2 482гә җитте, аларның 2 154е 60 яшьне узган өлкән якташларыбыз.

188 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 227 кеше пневмониядән савыккан.

Башкортстанга Covid-19дан 1 923 458 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 604 828 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешлеләрнең 64,6 проценты). 1 314 585 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (вакциналанырга тиешлеләрнең 52,9 проценты).

Бер тәүлектә 26 819 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 19 805, 2нче компонент белән 7 014 кеше).

Чикләүләр кертү аркасында прививка ясатучылар саны артты, әмма бу барыбер җиткелекле түгел. Үзебезнең сәламәтлекне беренче чиратта үзебез кайгыртыйк, якташлар.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: