Барлык яңалыклар
Коронавирус
26 октябрь 2021, 20:36

Сәламәтлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәтелә

Бу акция Уфа шәһәренең Киров районындагы “Изгелек” оешмасы социаль хезмәткәрләре теләге белән башланды.

gorobzor.ru Сәламәтлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәтелә
Сәламәтлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәтеләФото:gorobzor.ru

Бүген Уфа шәһәрендә сәламәтлекләре чикләнгәннәргә ковидка каршы вакцинация ясый башладылар. Кирәкле процедураларны 46 санлы поликлиниканың табиб-шәфкать туташлары бригадасы өйләргә йөреп башкара.

Бу акция Уфа шәһәренең Киров районындагы “Изгелек” оешмасы социаль хезмәткәрләре теләге белән башланды. “Изгелек” директоры Тәгзимә Габдулвалиева әйтүенчә, кемдер вакцинациягә килә алмый, кемдер ревакциянациягә. Сәламәтлекләре чикләнгәннәрнең исемлеген алар халыкны вакцинацияләү буенча мәгълүмат эшенә ярашлы тапканнар.

Әлеге вакытта 27 кешегә прививка ясаганнар.    

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: