Барлык яңалыклар
Коронавирус
26 октябрь 2021, 20:07

Прививка ясатканнан соң кайсы кешеләрнең гомере өзелә ала?

Галимнәр шуны аңлата.

tatpressa.ru Прививка ясатканнан соң кайсы кешеләрнең гомере өзелә ала?
Прививка ясатканнан соң кайсы кешеләрнең гомере өзелә ала? Фото:tatpressa.ru

Галимнәр COVIDТАН прививка ясатканнан соң кемнәрнең якты дөнья белән хушлашырга мөмкин булуын әйткән. Reuters хәбәр итүенчә, Италиянең Милли сәламәтлек саклау институты галимнәре 2021 елның 1 февраленнән 5 октябренә кадәр Италиядә COVID-19дан үлүчеләр турында мәгълүматларны анализлаган. Тикшерү барышында 38 кеше үлгән, шуларның 33,6 сы прививка ясатмаган булган. 2130 кеше бер доза прививка ясаткан һәм вакцинациядән соң озак та үтми кире чир йоктырган, ә 1440 ы тулысынча прививка ясаткан. Алар арасында үлүчеләрнең уртача яше 85 яшь тәшкил иткән, моннан тыш, аларда бишкә якын хроник авыру —йөрәк, яман шеш һәм деменция авырулары булган. Шулай итеп, COVID-19дан үлү куркынычы авыр хроник чирләр җыелмасы булган бик өлкән кешеләр арасында саклана. Прививка ясатканнарның исә чирне җиңәргә ышанычлары зуррак.

Чыганак: www.tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: